Иң матур бүләкләр — әти-әниләргә!

7 Июль, 2017 - 09:52

Илебездә күптән түгел генә Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне билгеләнә башлады. Ул 8 июльдә үткәрелә. Балалар өчен, әлбәттә, иң кадерле һәм яраткан кешеләре — ата-аналары. Еллар үтә, әмма бу сөю, мәхәббәт һәрвакыт күңелдә саклана. Ата-ана — балага иң зур терәк, таяныч.

Ромашкалар — илебездәге күпләрнең яраткан болын чәчәкләре. Алар хакында бик күп җырлар, шигырьләр иҗат ителгән. Ап-ак ромашка чәчәкләреннән башка чәчәк гөлләмәсен дә күз алдына китермибез. Нәкъ шушы матур һәм нәзәкатьле чәчәк Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненең символына әйләнде.

Без дә, Иске Балтач авылындагы „Белоснежка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән һәр гаиләгә бәйрәм бүләк итәргә тырыштык. Балалар үз куллары белән ромашка чәчәкләре сурәтләп открыткалар эшләделәр һәм ата-аналарына бүләк иттеләр.

Шундый илһамланып, тырышып сурәт төшергән сабыйларны күрү үзе бер куаныч булды. Ә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен ата-аналарына тапшырганда нинди сөенүләре сүз белән аңлатып бетерерлек тә түгел!

Тормыш бәхетле мизгелләрдән генә торса иде!

Лиана ФӘРХЕТДИНОВА, „БЕЛОСНЕЖКА” балалар бакчасы тәрбиячесе.