„БЕР ТУФРАКТАН” — КИЛЕН ҺӘМ КАЕНАНА

7 Июль, 2017 - 09:45

Түгел, бер туфрактан түгел алар. Вәсилә Иске Ямурзага — Гәрәйкә, аның каенанасы Гөлбикә Ташлы Елгадан килен булып төшкәннәр. Әмма халык әйтемендәге сүзләр аларга бик туры килә.

Икесе дә ачык һәм шат күңелле, җитез, ә иң мөһиме, бердәмнәр. 34 ел бер түбә астында гомер итәләр. Вәсилә һәм Фёдор Галискаровларның гаилә стажы бу.

Вәсиләнең өч дистә ел гомере Сәйтәк урта мәктәбенә багышланган, әлеге вакытта ул укучыларга тәмле ашлар пешерүче.

Гөлбикә апа гомере буена дуңгызчылык комплексында оператор булган. Улы Фёдор аның хезмәтен дәвам иткән, соңрак ашлык кабул итү предприятиесендә оператор булып эшләгән.

Галискаровларның ике кызлары гаиләле: Алиса — Уфада, Наталья Сургутта яши. Уллары Артур да Уфада эшкә урнашкан. Дүрт оныклары бар. Ә 87 яшьлек Гөлбикә апаның алар — дүртенче буын варислары.

Өлкән яшьтәге ата-аналарга — хөрмәт, балаларга — ярдәм-киңәш, оныкларга — сөю җылысы. Гаиләләрне бар иткән, нәселләрне тоткан асылташлар бу. Алар авылларыбызда арытабан да саклансын иде.
Рәсемдә: Галискаровлар гаиләсе (уңнан сулга): Вәсилә, Фёдор, уллары Артур, әниләре Гөлбикә.