БИШ ЧИБӘРНЕҢ ТУГАН БИШЕГЕ

7 Июль, 2017 - 09:43

Чынлап та, кошлар үзләренә сайрар оя итеп сайларлык, яшел бишек дип атарлык хозурлыкта бәхетле булып үскән биш чибәр кыз. Исемнәре дә берсеннән-берсе аһәңле: Эльвина, Энҗе, Иркә, Назгөл һәм Сөмбел. 25 ел бергә иңгә-иң терәп, тормышта көчле булып, бердәм яшәүче Илүсә һәм Әлзәм Бакировлар гаиләсендә канат ныгыта кызлар.

Эльвина Уфада яши, гаиләле, Дияз һәм Диана исемле оныклар бүләк иткән әти-әнисенә. Энҗе 11нче сыйныфны тәмамлаган, районнан юллама буенча М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының хокук һәм хокук саклау эшчәнлеге факультетына укырга барырга ниятли. Иркә, Назгөл һәм Сөмбелнең әлегә туган йортның таганында атынып, теплицага сурәтләр төшереп (бу чынлап та шулай һәм бик матур!), үсәр чаклары гына.

Гаилә башлыгы Әлзәм Әлтәф улының — мәшәкатьле чоры (шуңа ул фотода да юк). Ул — терлекчелек тармагында эшчәнлек башлаган крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Малларны кышлатуга азык әзерләп өлгерү өчен техника төзек, эшче көч җитәрлек кирәк. Һава шартлары да, эш мәшәкатьләре дә тынычланырга форсат бирми хуҗа кешегә.

Илүсә Гадел кызы — аның ныклы терәге. Ул 28 ел гомерен балаларга биология һәм химия фәннәреннән белем бирүгә багышлаган. Эшчән гаиләдә үсеп килүче уңган кызлар җәен бакча һәм аш-су мәшәкатьләрендә әниләренә ярдәм итәләр.