„ТИМУР БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФКА БАРА!”

7 Июль, 2017 - 09:42

Түбән Кансөяр авылының үрнәкле гаиләләренең берсе — Хәтмуллиннар агымдагы җәйне нәкъ шушы мөһим хәстәр белән яши. Кече уллары беренче сыйныфка укырга бара аларның.

Гаилә башлыгы Әлфрит Кәшфулла улының „әлегә күбрәк уенга әсәргән” Тимур ничек укып китәр, мәктәпкә өйрәнер дип борчылуы ата-ана булган һәр кешегә аңлашыла. 7нче сыйныфта укучы абыйсы Алмаз, сабыр сүзле, тыйнак холыклы әти-әнисе үрнәгендә Тимурның да мактаулы укучы булырында шик юк. Үз тырышлыклары белән тормышларын җитеш итеп, йорт-кураларын гөл-бакча ясап яшәүче күркәм гаиләнең бер өлеше бит ул да.

Әлфрит Кәшфулла улы Балтач икмәк кабул итү предприятиесендә участок начальнигы булып эшли. Кассир-контролёр һөнәренә ия Гөлнара Фрит кызы вакытлыча эшсез. Аның һәр көне йорт һәм балалар мәшәкатьләренә багышланган.

Әйткәндәй, Хәтмуллиннарның гаилә коруына быел 15 ел тулган. Тату гаилә бу датаны яшәлгән матур елларга нәтиҗә ясау һәм алга тагын да зуррак максатлар кую көне буларак кабул иткән. Уйлаганнарыгызны бергә булып тормышка ашырырга язсын, уңышлар сезгә, Хәтмуллиннар!