ӘЛФИРЛӘР ҺӘМ ИЛСУРЛАР, АЛЬМИР-АЛЬМИРАЛАР...

7 Июль, 2017 - 09:41

Шулай кызык туры килә бит ул тормышта. Тучыбай авылында туып-үсеп, 32 ел элек кавышып, үрнәкле гомер итүче Гөлсәрия һәм Әлфир Шәяхмәтовлар — өч баланың әти-әнисе, биш оныкның зур әти һәм зур әнисе. Өлкән кызлары Альмираның тормыш юлдашы — Әлфир, фотосүрәттә төшкән улы Альмир исемле. Гаиләдә уртанчы кыз булып буй җиткергән Алина Илсур исемле егетне пар иткән. Баксаң, Шәяхмәтовларның кечесе, уллары да Илсур исемле икән. Ул Екатеринбург шәһәрендә югары белем ала, инженер һөнәренә ия булачак.

Әлеге вакытта Екатеринбург һәм Нефтекама шәһәрләрендә яшәүче кызларның гаиләләре дә туган нигезгә кунакка кайткан. Күркәм өй шат тавышлардан гөрләп тора.

Әлфир Рәзиф улы „Башнефть” оешмасында оператор булып эшли. Ә Гөлсәрия Әгълә кызы Русия саклык банкында 35 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга туктаган. Үз куллары белән өй тергезгәннәр, балаларына ярдәм итеп, оныкларына күңел җылысы өләшеп тату гомер итә алар. Әфарин сезгә, бердәм гаилә!

Рәсемдә: Гөлсәрия һәм Әлфир Шәяхмәтовлар кунак-оныклары Альмир (өлкәне) һәм Камил белән.