„КҮРШЕДӘН ГЕНӘ КЕРГӘН ИДЕМ...”

7 Июль, 2017 - 09:39

„Икебез дә Сәйтәктә туып-үстек. Күршедән генә килен булып кергән идем, 53 ел бергә яшибез, Аллаһыга шөкер”, — ди Наилә апа Хәмәтнурова.

Наилә апаның хезмәт юлы — дуңгызчылык комплексына, Әлфит абыйныкы „Правда” хуҗалыгының елкычылык тармагына багышланган. Үзләре үрнәгендә эшкә уңган, тормыш көтәргә тырыш ике ул үстергән алар. Әхнәф Хәмәтнуров — районда билгеле агроном, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Илшат — ашыгыч ярдәм фельдшеры. Улларының эшләгән урыннарында абруйлы, хөрмәтле белгечләр булуы белән горурлана Хәмәтнуровлар. Горурлыкның тагын да зуррагы дүрт онык һәм бер туруннарына юнәлгән. Аларның һәрбер уңышын олы шатлык итеп кабул итә өлкәннәр.

Мөлаем, ачык күңелле Наилә апа, әлбәттә, уңган хуҗабикә, үрнәкле әни һәм хатын. Әмма тагын бер шөгыле соклануга лаек. Гармунчы ул. Әтисе сугыштан алып кайткан вятский гармуны белән 60 ел сәхнәдән төшми, авылдашларын һәм райондашларының күңелләрен моңнары белән баета. Җырласын гармун, тормыш көегез озак еллар туктамый агылып, гаилә юбилейларын санасын, хөрмәтле Хәмәтнуровлар!