ЯРАННАР — ТОРМЫШ ГӨЛЛӘРЕ

7 Июль, 2017 - 09:37

Районда 35, 40,45, 50, хәтта 60,65 ел бергә тату гомер иткән, инде үрнәкле өлкән парлар артыннан лаеклы атлап 10, 15, 25, 30 ел бердәм яшәгән күркәм гаиләләр бихисап. Алар — авылларның тоткасы, бүгенгесе һәм киләчәге. Шушы матур гаилә парларының тырышлыгы белән авылларда мәһабәт өйләр „үсеп чыга”, урамнарда балаларның, оныкларның шат тавышлары тынмый. Авылны яшәтә алар. Мең рәхмәт сезгә! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән районда яшүче гаиләләрне ихлас котлыйбыз!

Чурапан авылында туып-үсеп, матур гомер кичерүче Рәһибә һәм Михтәт Мозафаровларның (рәсемдә) гаилә коруларына агымдагы елның декабрь аенда 59 ел тула. Аларның тормышлары, хезмәт юллары туган җирләренә багышланган. Михтәт Сабир улы озак еллар урындагы хуҗалыкта склад мөдире булып эшләп, хаклы ялга туктаган. Рәһибә Фәйзерахман кызы ике дистә ел кибеттә сатучы, аннары Сәйтәк участок дәваханәсендә склад мөдире булып тырыш хезмәт салган.

Бүген өч балалары гаиләнең хезмәт традицияләрен дәвам итә. Лена үзәк район китапханәсендә китапханәче булып эшли. Роберт — чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыятендә склад мөдире. Лүзә Приютово посёлогында яши, шәфкать туташы булып эшли. Мозафаровларның сигез оныгының алтысы югары белемгә ия, икесе институтта укый. Өлкәннәрне сөендереп ике турунннары үсеп килә.

Рәһибә Фәйзерахман кызы гөлләр ярата. Тәрәзә төпләрендә төрле төсле яран гөлләре ел әйләнәсенә шау чәчәктә утыра. „Яңартып кына торам үзләрен. Картаймасыннар, чәчәк атсыннар”, — ди якты күңелле хуҗабикә. Аллы-гөлле яраннары белән балкып, үзенә чакырып торган өй эчендә дә тормыш яңарып, кайнап тора: балалар, оныклар кайта, туган йортка сөенечләр өсти. Гаилә ныклыгы — буыннар бәйләнешендә. Мозафаровларның зур, тату гаилә үрнәгендә чагыла бу хакыйкать.