7 Июль, 2017 - 09:27

Уфада пассажирлар йөртүче автобуслар социаль реклама белән хәрәкәт итә башлады, дип хәбәр итә республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Анда “СПИДтан саклану буенча Паралимпия чемпионы Оксана Савченкодан биш кагыйдә” теркәлгән.

1 кагыйдә: “Җенси яктан, бер партнердан тыш бернинди дә очраклы мөнәсәбәтләр булырга тиеш түгел”.
2 кагыйдә: “ВИЧка тест үт һәм ВИЧ статусыңны бел”.
3 кагыйдә: “Саклану чаралары белән куллан”.
4 кагыйдә: “СПИД турында балалар белән сөйләшегез. Алар бу турыда никадәр күбрәк белсә, шулкадәр сәламәтрәк булачаклар”.
5 кагыйдә: “Наркотиклар кулланмагыз. Алар 100 процент гарантия белән СПИДка китерәчәк”.

Социаль реклама чагу төсләр белән язылган, шунлыктан ул автобуслар ерактан аерылып тора. Әлеге вакытта НЕФАЗ маркалы 30, 39, 51, 57, 74, 110нчы маршрут автобусларында әлеге биш кагыйдәне күрергә була.

Замана афәтеннән киләчәк буынны саклыйк!

Чыганак: «Кызыл таң” гәзите.