Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында хезмәт чиреге бара

5 Июль, 2017 - 14:31

Иске Балтач авылында урнашкан Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында әлеге вакытта хезмәт чиреге бара. Өченче июльдән җиденче июльгә кадәр 6нчы һәм 8нче төркем кыз һәм егетләре хуҗалык яны участогында эшли. Эш җитәрлек яшьләргә: чөгендер, кишер, кәбестә, бәрәңге, суган түтәлләрен утыйсы, рәт араларын йомшартасы, күмәсе...

Без колледжга юлланган дүртенче июль көнне 8нче төркемдәге икенче курсны тәмамлаган егетләр һәм кызлар эшли иде. Егетләр печән чапса, пешекче-кондитер һөнәрен үзләштергән кызлар түтәлләрне утый.

—Укучылар тыңлаучаннар, тәртиплеләр. Һәр көнне билгеләнгән вакытка җыелып бетәләр. Эшкә җаваплы карыйлар. Мондый яшьләргә таянырга була, — ди практика үткәрү эшенә җаваплы преподаватель Гөлүзә Гыйльманова.