Тулы булмаган гаиләләр тәүге сабыйлары дөньяга килгәндә 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

5 Июль, 2017 - 11:18

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ тулы булмаган гаиләләр дә ук 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган социаль түләү алуга исәп тота ала. Бу хакта 4 июльдә республиканың Җәмәгать палатасы әгъзалары белән очрашуда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белдерде.

— Балалар аз туа. Шуңа торакка чиратта торган гаиләләргә 300 мең сум түләргә булдык, тип билгеләде Рөстәм Хәмитов. – Әмма положениедә тик тулы гаиләләргә дип язылган. Положениене кабаттан карауларын сорадым. Чиратта торган ялгыз ана, ялгыз ата да шушы 300 мең сумны алырга тиеш. Хәзер документка үзгәрешләр керттеләр, чөнки үзенә торак алучыларда бу уңайдан туымны дәртләндерергә кәрәк. Әлбәттә, бу гаиләләргә ярдәм итәчәкбез.

Хәтергә төшерәбез, март аенда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республикада демографик хәлне яхшырту буенча өстәмә чаралар кабул итү турындагы Указга кул куйды. Документка ярашлы, Башкортстан Республикасында яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм тууымны арттыру максатында 2017 елның 1 гыйварыннан тәүге бала туганда торак сатып алу (төзү) яки ипотека торак кредиты буенча төп бурычның калган өлешен каплау өчен 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган социаль түләү билгеләнә. Акчаны республика Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә икесенең дә яше 35тән артмаган һәм торакка мохтаҗлар исемлегендә торган гаиләләр алачак.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.