Саф һава астында кызыклы чаралар

5 Июль, 2017 - 09:27

Балалар бакчасында эшләгән һәр педагог нәниләр белән саф һавада үткәргән сәгатьләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итү турында уйлана. Мин дә үзем шөгыльләнгән балалар белән төсле акбур ярдәмендә асфальта сурәтләр төшерүне оештырдым.

Асфальтка акбур белән сурәт төшерү уй-фикерләүне, кул белән тоюны, иҗади сәләтне үстерә, игътибарны арттыра. Ә килеп чыккан эшнең матур нәтиҗәсе кәефне күтәрә. Сурәт төшерү стресстан котылырга ярдәм итә. Аннан да бигрәк, балалар белән тулысынча аралашу мөмкинлеге бирә. Балалар чәчәкләргә күмелгән болын, машиналар, өйләр, үзләренең әти-әниләрен сурәткә төшерделәр.

Кыз һәм малайларга коллектив белән эшләгән „Кояш” рәсеме бик ошады. Һәр бала кояшка үз куллары белән нурлар өстәде. Ә кәефләр шундый күтәренке иде!

Лиана ФӘРХЕТДИНОВА, „Белоснежка” балалар бакчасы тәрбиячесе.