Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели

3 Июль, 2017 - 15:50

Ел саен автоинспекция хезмәткәрләре 3 ильдә һөнәри бәйрәмнәрен — ГАИ көнен билгели.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Балтач бүлекчәсендә 10 юл хәрәкәте ирспекторы һәм 2 инспектор көч сала. Бүлекчәгә полиция майоры Илүс Хәмитов җитәкчелек итә.

Бүген бу өлкә хезмәткәрләренең роле бәһалап беткесез зур. Елдан-ел районда транспорт чараларының саны арта, юлларда хәрәкәт интенсивлаша. Мондый шартларда юл инспекторларының эше катлауланып кына калмый, кирәклеге дә торган саен ныграк арта.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Яңа хезмәт уңышлары, гади булмаган җаваплы эшләрендә түземлек, гаиләләренә иминлек телибез!

(Фото редакция архивыннан).