Районда Гилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне билгеләнәчәк

3 Июль, 2017 - 10:49

8 июль — Гилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне. Шул уңайдан 7 июльдә районда күп чаралар үтәчәк.

Иртәнге сәгатьләрдә үзәк район китапханәсендә „Мәхәббәт һәм тугрылык — ныклы гаилә нигезе”дип аталган үзенчәлекле чара, район мәдәният сарае каршындагы мәйданда „Сөйгәннәрегезгә ромашкалар бүләк итегез” дигән музыкаль-күңел ачу программасы үтәчәк.

Ә төштән соң шул ук көнне ЗАГС бүлегендә „алтын” гаилә юбилярлары хөрмәтләнәчәк.

Район үзәгендәге балалар бакчалары да календарьдагы бу матур бәйрәмне игътибарсыз калдырмаячак. „Буратино” балалар бакчасында, мәсәлән, тематик кичә оештыру һәм үткәрүне планлаштырганнар.

Балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәге филиалында исә „Безнең ата-ана йорты” дигән үзенчәлекле чара узачак.