„КӨМЕШ ЙОЛДЫЗЧЫКЛАР” ПРИЗЁРЫ

30 Июнь, 2017 - 17:48

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 8”б” сыйныфы укучысы Ләйсән Әхкамова (рәсемдә) „Көмеш йолдызчыклар” бөтенрусия фестиваль-конкурсының төбәк этабында „Вокал” номинациясендә 2нче урынны алды.

„Көмеш йолдызчыклар” конкурсы Русия Суд приставлары федераль хезмәте, шулай ук хокук саклау органнары һәм башка дәүләт структуралары дәүләт хезмәткәрләре һәм эшчеләренең балалары арасында үткәрелә.

7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар сәнгатьнең төрле өлкәләрнедә үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр. Конкурс тугызынчы тапкыр оештырыла, катнашучылар саны елдан-ел арта.

Быелгы конкурсның беренче төбәк этапы республика күләмендә Уфада узган. Ләйсәннең чыгышы жюри әгъзалары тарафыннан югары бәһаланган.

Талантлы кызны яулап алган призёр исеме белән котлыйбыз һәм алдагы конкурсларда уңышлар телибез.