Көндәшле авылында хәтер тактаташы ачылды.

30 Июнь, 2017 - 17:44

Изге Рамазан аенда Көндәшле авылында үткән иң мөһим вакыйга: Гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә хәтер тактаташын ачу булды.

Гражданнар сугышы һәр өй, һәр авыл, гомумән, һәр төбәккә кагылган. Көндәшлене дә читләп үтмәгән. Авылдан көньяк-көнбатышта урнашкан Калатау асты, Корычокыр дигән урыннарда бәрелешләр булганлыгы билгеле. Бу Иске Тимкә, Богдан авылларына алып барган юлга якын җирләр. Шул яктан авылга — аклар, ә төньяк-көнчыгыштан, ягъни Аскын тарафыннан, кызыл гаскәрләр килгән.

Хәтер тактаташына шундый сүзләр язылган: „Гражданнар сугышында Көндәшле авылы янында 1919 елдагы бәрелешләрдә үлгәннәргә атап...” Сүзләр урыс телендә дә кабатлана. Митингта катнашып чыгыш ясаган авылның ветераннар советы рәисе Фәйзелгаян Нәртдинов, туган якны өйрәнүче Нәфис Хәмәтнуров, һәвәскәр шагыйрь Мөкатдис Сәмиев һәм башкалар безнең төбәкнең тарихи ядкәрләргә бай булуын билгеләп үттеләр. Әйтик, шактый якыннан гына Ристан юлы үтә. Богдан ягыннан килеп (дөресе, Санкт-Петербургтан) Екатеринбургка кадәр сузылган бу юлдан тоткыннарны — богауланган арестантларны алып китә торган булганнар. Мәшһүр язучы Н.П. Чернышевскийның да шушы юлдан сөргенгә киткәнлеге мәгълүм.

Чыгыш ясаучылар бу урыннарда элегрәк гильзалар, патронташлар, пулемёт ленталары, штыклар табылуы турында бәян иттеләр. Биредә окоп урыннарын әле дә билгеләргә мөмкин.

Узган гасырның 70нче елларында монда һәлак булганнарга билге кую фикере кузгалып калса да, кызыллар белән акларның да бергә күмелгәнлеге бу эшне тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Вакытлар үтеп, тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәт үзгәргәч кенә ул мөмкин булды. Чөнки бу корбаннар — бер ил, бер үк төбәк, бер авыл, хәтта бер гаилә кешеләре. Авыл ул вакытта бер көнне берничә тапкыр кулдан-кулга күчкән. Шушы гаять киеренке мәлләрдә еш кына теге яки бу якны сайлау мөмкинлеге дә булмаган. Алар — барысы да сугыш корбаннары. Бу фикерләрне куәтләп Илшат хәзрәт мәрхүмнәр рухына Коръән аятьләре яңгыратты. Тактаташ алдына чәчәкләр салынды.

Тактаташны ясатучы — Бөре шәһәрендә яшәүче, тарих белән кызыксынучы авылдашыбыз Фәрит Рәкыйпов. Изге ниятен тормышка ашыруда көчен дә, вакытын да, акчасын да кызганмаган бу шәхес үз чыгышында каберлектә дөрес булмаган, алдавыч идея корбаннары ятуын, җәмгыятьтәге һәр авыр мәсьәләне сугышып түгел, бәлки үзара килешеп хәл итү кирәклеген ассызыклады.

Шулай ук ул бу эштә үзенә матди һәм оештыру ягыннан ярдәм күрсәткән авылдашларыбыз: Фларит Аскаров, Илшат Хәмәтнуров, Тәбрис Гәрәев, Дарис Абдуллин, Нәсим Кәшфуллин, Айрат Гомәров, Хәлил Рәкыйповларга зур рәхмәт белдерде. Авыл биләмәсе башлыгы Фларит Мөхәрәм улы, Фәрит Тимерхан улына рәхмәт сүзләрен әйтеп, әле авыл, төбәк тарихында өйрәнелеп бетмәгән нәрсәләр барлыгы турында сөйләде һәм тарихчылар алдына бурычлар билгеләде. Митингта хәтер тактаташының Рамазан аенда һәм Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгында куелуы символик мәгънәгә ия булуы әйтелде.

„Революцияне даһилар уйлап таба, фанатиклар тормышка ашыра, әмма, кызганычка каршы, еш кына аның җимешләре белән шома кешеләр файдалана”, — дигән бер акыл иясе. Әнә шундыйлар, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, сугышларны да китереп чыгаралар.

Авылдашыбыз Фәрит абый Рәкыйпов ясаткан хәтер тактаташы үткәннәрдән гыйбрәт, сабак алыр өчен, киләчәктә тарихыбызның канлы битләрен кабатламас өчен хезмәт итсен. Бүген чит илләрдә төрле сугышлар барганда, хәтер тактаташы алдында аралашу, минемчә, яшь буынны патриотик, әхлакый, милләтара татулык рухында тәрбияләүдә ифрат зур әһәмияткә ия.
Мәгъдән ФАЗЫЛОВ.