Кулланучылар кооперациясе көне белән!

30 Июнь, 2017 - 11:39

Районның кулланучылар кооперациясе „Радуга” һәм „Общепит” җәмгыятьләреннән тора. Алар сәүдә һәм гомум туклану, хәзерләүләр эшчәнлеге, җитештерү белән шөгыльләнә.

Системада 24 сәүдә ноктасы исәпләнә. Гомум туклану челтәре өч хезмәтләндерү залы булган бер кафе, ике кабымханә, кондитер, пилмән, ит ярымфабрикатлары җитештергән өч цехны берләштерә. Болардан тыш унөч төр буенча хәзерләүләр эшчәнлеге алып баралар. Системада 104 кеше эшли.

Бүген кулланучылар кооперациясе алдына үз продукциясен һәм хәзерләүләр эшчәнлеген үстерүне максат итеп куя.

—Үз продукциябезне танылырлык, сатып алучылар яратып алырлык итәргә тырышабыз. Җитештергән продукциядә төп акцентны экологик яктан чисталыкка һәм продукциянең хәвефсезлегенә ясыйбыз. Бүген сатуга үзебез җитештергән продукциянең 100дән артык төрен тәкъдим итәбез. Бу исемлеккә норматив документлардагы таләпләргә җавап биргән икмәк, икмәк-булка, кондитер эшләнмәләре, прәннек, ит ярымфабрикатлары, пилмән кебек продукцияне кертә алабыз, — ди „Радуга” кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Гөлфидә Хәмәтҗанова.

„Радуга” җәмгыяте продукциясе җитештергән продукцияне үз магазиннары аша халыкка җиткерә.

Хөрмәтле тармак уңганнары, ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез.
Авыл җирендә хезмәтләр күрсәтүне үстерүне өстенлекле юнәлеш итеп алган мәлдә барлык планнарыгыз җиңеллек белән гамәлгә ашсын, районыбызның социаль-икътисади үсешендә лаеклы урын табыгыз.

Барыгызга да ныклы саулык, гаилә бәхете, яңадан-яңа уңышлар телибез.