Алар урта мәктәпне медальгә тәмамладылар

29 Июнь, 2017 - 09:10

Быелгы чыгарылыш укучылары өчен дә кеше гомерендәге иң дулкынландыргыч, шул ук вакытта көтеп алынган мизгел — урта мәктәп белән хушлашу чаралары үз истәлекләрен калдырып үтеп китте.

Кулларына аттестат алган егет һәм кызлар тиздән уй-хыялларын тормышка ашыру максаты белән төрле тарафларга юлланыр. Кайда гына булсалар, нинди генә өлкәдә үзләрен сынап карарга теләсәләр дә, аларга уңышлар телик.

Быел урта белем алган 77 укучының уникесе һәм аларның ата-аналары, туганнары, якыннары икеләтә шатлык кичерде. Алар урта белем турындагы төп документ белән бергә „Укудагы аеруча уңышлар өчен” медале дә кабул итте. Кемнәр соң алар?

Беренче санлы Иске Балтач урта мәктәбеннән Ленара Абрарова, Алсу Нәбиуллина, Лилия Сафитдинова, Луиза Садыкова. Икенче санлы Иске Балтач урта мәктәбеннән Регина Галиева, Айдар Гыйльмуллин, Лилия Закирова, Айгөл Фазлыева, Марат Хисмәтов, Илдар Хәмитов. Түбән Сикияз урта мәктәбеннән Әлфия Фагаманова һәм Тучыбай урта мәктәбеннән Илүзә Әсхәдуллина.

Тантаналы көндә кичергән шатлыкларыгыз гомер буе озата барсын, яңадан-яңа эзләнүләргә, омтылышларга әйдәсен һәм тормыш дигән олы дәрьяда лаеклы урыннарыгызны табып илебезгә, районыбызга игелекле белгечләр, һөнәр кешеләре булып хезмәт салырга язсын сезгә, Яшьләр!