Районның чыгарылыш сыйныф укучылары урта мәктәп белән хушлашты

28 Июнь, 2017 - 11:04

Русиядә Яшьләр көне билгеләнгән көнне районыбызның урта мәктәпләрен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары, якыннары, укытучылары, кунаклар чыгарылыш кичәсенә җыелдылар.

Алларында торган иң тәүге сынауны — Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы үткән 77 унберенче сыйныфны тәмамлаучы арасыннан унике егет һәм кыз барлык фәннәрдән „бишле” билгеләренә генә өлгәшеп, отличиеле аттестат белән бергә „Укудагы аеруча уңышлар өчен” медале дә кабул итте.

Тантаналы да, дулкынландыргыч та бала чак белән саубуллашу бәйрәме хушлашу вальсыннан башланды.

Мәктәп елларында чын дуслар тапкан, күп шатлыклы мизгелләр, беренче сынаулар, кыенлыклар белән очрашкан егет һәм кызларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде.

—Сезнең арада төрле фәннәрдән үткәрелгән олимпиадаларда җиңүчеләр, тикшеренү эшләре алып барган егет һәм кызлар, спортчылар, район данын уңышлы яклаган яшьләр бар. Гомерегезнең җитди аралыгын үттегез. Алда — яңа тормыш юлы көтә. Андагы уңышлар, каршылыклар сезнең үзегездән торачак. Иң мөһиме — алга атларга теләгегез булсын. Югары квалификацияле белгечләр булып өлгереп туган районыгызга кайтыгыз. Бервакытта да ирешелгәннәр белән тукталып калмагыз. Үз көчегезгә ышанычгыз! — диде Илгиз Әхвәс улы урта мәктәпне тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итеп. Аннары дәүләт йомгаклау аттестациясен отличиега тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар һәм медальләр тапшырды.

Тәбрикләүләрне районның мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова дәвам итте.

—Мәктәп елларында һәрвакыт укучылар янында булган, алмаш буын вәкилләренә тормышны аңларга ярдәм иткән педагогларга түземлекләре, салган йөрәк җылысы, аңлаулары өчен рәхмәт белдерәм. Ата-аналарга да әйтер сүзем бар. Балаларыгызның язмышы ничек кенә язылса да, ата-ана йорты иң җылы йорт булып калачак. Ә сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары, мәктәп биргән белемегез очраган барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга, тормышта үз билгеләнешегезне табарга булышлык итәр. Барлык планнарыгыз, максатларыгыз тормышка ашсын! Яңа тормыш юлында уңышлар сезгә! — диде Зәлифә Әфләх кызы һәм барлык егет һәм кызларга аттестатлар тапшырды.

Тантанада районыбызның хөрмәтле шәхесләре, Почётлы гражданины, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны Әхнәф Мазһаров һәм аның тормыш юлдашы, бар гомерен педагог хезмәтенә багышлаган Рәйнә Гатуф кызы да катнашты.

Унбер ел дәвамында мәктәп юлыннан атлаган, матур хыяллар белән яшәгән чыгарылыш сыйныф укучыларына барлык мәктәп директорлары исеменнән Иске Балтач 1нче урта мәктәбе директоры Фәнис Шәймөхәмәтов чыгыш ясады һәм иң җылы теләкләрен җиткерде.

—Бу көннән башлап һәр адымыгыз, һәр эшегез өчен үзегез җавап бирә торган бик җаваплы чорга аяк басасыз. Һәркайсыгызның киләчәккә матур планнары, хыяллары бар. Аларны тормышка ашыруда ихтыяр көче, тырышлык, түземлек телим. Еллар үткән саен мәктәп еллары якынракка әйләнә. Сагынсагыз да, килегез, үзегез турында языгыз. Кем булсагыз да, кайда гына булсагыз да, туган мәктәбегезгә тап төшермәгез, — диде Фәнис Әхнәф улы.

Җитди юл алдында торган егет һәм кызларның ата-аналары да читтә калмады. Ата-аналар сүзе белән Финат Сәргалиев чыкты:

—Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары исеменнән балаларыбызга шартлар тудырылганы өчен район Хакимиятенә, күңел җылыларын өләшкән барлык укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәм. Ә сезне, балалар, юлыгызны йолдызлар ныграк яктыртсын өчен үз көчегезгә ышанырга чакырам!

Тантанада укучыларның икенче аналарына тиң дуслары, сердәшләренә әйләнгән, гадел, намуслы булырга өйрәткән сыйныф җитәкчеләре дә бар иде. Барлык сыйныф җитәкчеләре исеменнән Фәридә Шәртдинова тәбрикләде.

—Тормыш юлыгызны дөрес сайлагыз. Яраткан эшегезне табыгыз. Барлык планнарыгызның тормышка ашуын, ата-аналарыгызны, бер-берегезне сөендереп яшәвегезне, барыгызга да бәхет телим. Үзегез сайлаган юл уңышларга гына китерсен!— диде Фәридә Мәснәви кызы олы тормыш юлы алдында торган кичәге укучыларына.

Бала чак белән саубуллашырга җыелган чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә җавапсыз калмады. Уку алдынгысы, өметле спортчы, Бөтенрусия олимпиадасы чиңүчесе Илдар Хәмитов барлык яшьтәшләре исеменнән чыгыш ясады.

—Алда торган тормыш имтиханнарын да „бишле”гә бирербез. Чөнки безнең белән иң лаеклы укытучылар эшләде, безне иң яраткан ата-аналарыбыз тәрбияләде. Сынатмабыз! — дип ышаныч белдерде Илдар Илүс улы.

Тантананың соңында кунакларга чыгарылыш сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Концерттан соң күмәк башкаруда хушлашу вальсы әйләнделәр һәм ант кабул иттеләр.

Алда — олы тормыш юлы. Аның һәр көне куаныч һәм сөенечләр, яңадан-яңа ачышлар һәм уңышлар китерсен. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Аида ХӘЙРТДИНОВА.