Сыйныфташлар очраштык... 50 елдан соң

27 Июнь, 2017 - 11:42

Без моннан 50 ел элек, 1967 елның җәендә Иске Янбай сигезъеллык мәктәбен тәмамлаган идек. Иске Янбай, Чокалы, Бигелде, Солтангол авылларыннан җыелган 42 егет һәм кыз арытабан укуларын төрле җирләрдә дәвам иттерде, һөнәр үзләштерде, белгечлек алды, төрле җирләрдә төпләнеп гомер кичерде.

Дәвере шундый булдымы, эшкә бирелгәнлекме, ярты гасыр гомер эчендә бер генә тапкыр да очрашуга җыела алмадык. Ә менә быел бу эш тормышка ашты. Июнь аенда Иске Янбай авылына очрашуга кайттык.

Бу чарага нибары унберебез генә кайта алса да, бер-беребезне күрү, хәл-әхвәл сорашу, аралашу мөмкинлеге күңелебезне күтәрде. Рус теленнән укыткан мөгаллимәбез, сыйныф җитәкчебез Мәсидә апа Корбанованы арабызда күрү зур сөенеч булды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, очрашуга килде, һәммәбезне танып, шатлык-сөенечләребезне уртаклашты. Укытучы, әлеге көндә авыл старостасы Ралиф Шакирҗанов та, башка укытучылар да бу көнне безнең белән булды.

Еллар дәвамында көтеп алган очрашу барышында истәлекләребезне барладык, үткәннәрне хәтерләрдә яңарттык, арабыздан иртә киткән сыйныфташларыбызны искә алдык.

—Үзебез белем алган мәктәпкә, безне төпле белем белән „коралландырган” укытучыларыбызга бик рәхмәтлебез, хөрмәт саклыйбыз. Авылда тормыш сүрелмәсен, мәктәп киләчәктә гөрләп торсын иде, — дип җылы теләкләрен уртаклашты балалар бакчасында методист булып эшләп хаклы ялга туктаган сыйныфташыбыз, бу чараның инициаторы, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Мөнибә Ахунова.

Әлбәттә, бүген балаларын таратып, оныкларын сөйгән зур әти, зур әниләр булып өлгергән сыйныфташлар дулкынлануларын да яшермәделәр. Очрашу мәлендә кичергән иң зур горурлыгыбыз — һәркайсыбызның тормышта үзен табуы, иленә, гаиләсенә тугры булып яшәве.

Күрешү мәлендә тагын да очрашырга сүз куештык. Аллаһы боерса, бер елдан Иске Янбай авылы мәктәбенә истәлекле бүләк белән кайтырга килештек. Бу юлы күбрәк составта җыелырбыз һәм быелгысыннан да җанлырак төстә аралашу чарасы оештырырбыз дип уйлыйбыз.

Мокатдис РИЗВАНОВ.