Асраган терлегеңнән колак кагасың килмәсә...

27 Июнь, 2017 - 10:31

Соңгы вакытта иректә көтүләнгән малларның авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне таптавы, автотранспорт хәрәкәтенә комачаулавы төрле бәхәсләргә китерә. Ә бит аннан чыгуның бердәнбер юлы бар. Ул — законны үтәү.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районындагы бүлекчәсе йортында мал асраган барлык кешеләргә терлекләрен тиешенчә көтүләргә, көтүдән соң вакытында каршы алырга, абзарларын караклар үтеп керә алмаслык итеп ныгытырга киңәш итә. Шул чагында гына малыгызның сакланышы өчен җаныгыз тыныч булачак. Җинаять корбаны булмас өчен якыннарыгыз, туганнарыгыз, күршеләрегез дә терлекләрен көтүләгәндә дә, кич белән кайтарып япканда да, абзарда да иминлеген ничек тәэмин итәргә кирәклеген белергә тиешләр.

Терлек урлауның сәбәпләре гадәттә көтүчеләрнең, терлек хуҗаларының җавапсызлыгына, малларны оешкан төстә көтүләмәүгә, абзарларның җиренә җиткереп ныгытылмавына бәйле.

Республикада авыл хуҗалыгы терлекләрен көтүләү һәм куу тәртибе 2011 елгы 404-З санлы Законда расланган. Законда билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәгән өчен җаваплылык БР Административ кодексының 7.3 статьясында каралган. Аны үтәмәү гражданнарга 1000 сумнан алып 3000 сумга кадәр; вазифа биләгән кешеләргә — 5000—8000 сум күләмендә; юридик шәхесләргә 15 000 —20 000 сум күләмендә административ штраф салуга китерерә.

Шушы административ хокук бозуга кабаттан юл кую гражданнарга —3000—5000 сум; юридик шәхесләргә 30 000—40 000 сум штраф салу белән тәмамланырга мөмкин.

Илшат ХАҖИМУЛЛИН, Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районындагы бүлекчәсенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше бүлекчәсе начальнигы.