НАЧАР АВЫЛЫНДА ҺӘЙКӘЛ АЧЫЛДЫ

23 Июнь, 2017 - 15:25

22 июнь көнне Начар авылында Бөек Ватан сугышы яугирләре һәм локаль сугышларда һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, язучы, әдәбият галиме, профессор Рәиф Әмиров җитәкчелегендә республика башкаласыннан бер төркем кунаклар катнашты.

„Биләмәдән 1085 кеше, шул исәптән Начар авылыннан 138 ир-егет Бөек Ватан сугышына киткән. 525 якташыбыз батырларча һәлак булган. Начар авылыннан 81 кеше яу кырында илебез азатлыгы өчен башын салган. Бүген биләмәдә ике ветераныбыз исән. Берсе — Начар авылыннан Зөфәр Әхмәтов. Ата-бабаларыбыз каһарманлыгын онытырга хакыбыз юк, аларга хөрмәт күрсәтү — һәркемнең изге бурычы”, — диде Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Әнәс Шәяхмәтов, тантананы ачып.

Һәйкәл төзү инициативасы белән бер ел элек Начар авылыннан Рәфкатъ Әүхәтов чыккан. Авыл биләмәсе җитәкчелеге һәм халык тарафыннан яклау таба бу башлангыч. Начарлылар, биләмә башлыгы сүзләре белән әйткәндә, „дәррәү күтәрелеп”, төзелешкә акчалата үз өлешләрен кертәләр.

„Единая Россия” партиясенең „Реаль эшләр” проекты чикләрендә һәйкәл төзелешенә акчалата ярдәм күрсәтелә. Изге эшкә иганәчеләр Марат Хәйруллин, Илгиз Солтанов, Марат Бәләгытдиновлар кушыла. Рәфкатъ Мөгыйн улы булышучыларга, шулай ук өмәләргә бер каршылыксыз бердәм чыккан авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бу турыда мәкалә гәзитнең киләсе санында.