Күңелле һәм мавыктыргыч каникул көннәрендә

22 Июнь, 2017 - 17:20

Балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан 17 мәктәп базасында көндезге ял һәм савыктыру лагерьлары эшләде, анда 1031 укучы ял итте. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе базасында эшләгән лагерь ял иткән укучылар саны буенча районда лидерлар исәбендә
(икенче урында). Биредә ял иткән укучыларның вакытлары ничек оештырылуы хакында кызыксынып лагерь начальнигы Ирина ХӘЛИТОВАга мөрәҗәгать иттек.

Ирина Рәфисовна, быел көннәр яңгырлы торды, балаларның ялын оештыруга да йогынты ясамый калмагандыр. Быел нинди чараларга өстенлек бирдегез, анда балалар теләп катнаштымы? Гомумән ял көннәре ничек үтте? Бу хакта гәзит укучыларга җентекләбрәк сөйләгез әле...
— Җәйге каникул чоры — сәләтләрне үстерү, күңелле чараларда катнашу, яңа дуслар табу өчен менә дигән вакыт. Безнең мәктәптә 1 сыйныфтан алып 5 сыйныфка кадәр 230 укучы ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытты. Балалар 10 отрядка бүленде. Аларның ялы мавыктыргыч булсын өчен 20 укытучы тырышлык салды. Ял итүчеләр өчен мультимедия җиһазлары белән җиһазландырылган кабинетлар, китапханә, спорт залларының ишекләре ачык булды. Укучылар өчен төрле түгәрәкләр оештырылды.Туклануга килгәндә, пешекчеләребез төрләндерелгән, витаминнарга бай ризыклар белән балаларны көненә ике тапкыр сыйлады. Укучыларга иҗат итәргә мөмкинлеләр киң булды.
Һәр көнне физкультура укытучысы Дамир Солтанов балаларны иртәнге зарядкага җыйды. Сав һавада йөрү, экскурсияләр, төрле конкурслар белән истәлекле булды бу көннәр. Музыка җитәкчесе Римма Исмәгыйлева һәм тәрьиячеләр төрле конкурслар үткәрде, дискотекалар, караоке оештырды.
„Берендейда кунакта”, „Игътибар: кино төшеребез!”, „Әкият илендә”, „Юморина”, „Юлларның тугры дуслары”, „Музыкаль шкатулка”, „Без —Русия гражданнары”, „Бантиклар һәм шарлар көне” һәм башка бихисап чаралар балалар хәтерендә озак сакланыр.
Балалар Сабантуенда һәр укучы зур теләк белән катнашты. Үзенең көчен, җитезлеген сынап карарга теләк белдерүчеләр күп булды. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартышуда көчлеләр ачыкланды.
Һәр бала үзенчә талантлы, бары тик аның сәләтен күрергә һәм үстерә белергә кирәк. Лагерьда үткәрелгән сәгатьләр балаларның бар яклап та осталыкларын камилләштерергә ярдәм итте. Спорт өлкәсендә, мәсәлән, Ричард Егоров, Раиль Шәйнуров, Радмир Фәрхуллин, Тимур Сабировлар үзләрен иң җитезе итеп танытты. Интеллектуаль конкурсларда Алия Әхкәмова, Аида Хәлитова, Юнир Сафиуллиннар актив һәм дөрес җаваплар кайтардылар. Диләрә Сафиева, Алина Мифтахова, Арина Дильмиева, Айнур Глимҗанов, Азалия Сабирова, Артём Бабаян, Регина Закировалар үзләрен чын артистлар итеп таныттылар.
„Төсле калейдоскоп” дигән лагерда үткән һәр көн онытылмасылык тәэсортлар, чагу истәлекләргә бай булды.