22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне

22 Июнь, 2017 - 09:01

22 июньдә илебез тарихындагы иң аянычлы көннәрнең берсе — Хәтер һәм кайтгы көне билгеләнә. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Ә аның илебез халкына нинди корбаннар китергәнлеге барыбызга да билгеле. Миллионнарча солдат яу кырларында ятып кала, дистәләрчә, йөзләрчә мең кеше тылда ачлык, ялангачлык кичерә, сугыштан соңгы җимереклекләрне тергезү кеше гомерләрен өзүгә үз өлешен кертә.

Безнең районнан 10700 балтачлы фронтка алынып, шулар арасыннан 5708е һәлак була, хәбәрсез югала, аралардан үлә, фашист концлагерьларында иза чигә...

Русиядә 1996 елдан башлап Хәтер һәм кайтгы көне билгеләнә. Шул елның 8 июнендә РФнең беренче президенты Борис Ельцинның 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне дип билгеләгән Указы чыга.

Бу көн календарьда билгеләнгән гади көн түгел: ил буенча дәүләт флаглары төшерелә, телевидение һәм радиодан, мәдәният учреждениеләренә күңел ачу программалары үткәрмәскә тәкъдим ителә.

Бүген Начар авылында, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы үтәчәк...