Тучыбай авылы зираты төзекләндерелде

21 Июнь, 2017 - 11:39

Урындагы инициативаларны яклау программасы безнең районда узган елда башлангыч алды. Нөркә һәм Тучыбай авыл җирлекләре анда катнашып, узган елда ук конкурсны җиңеп чыгып кына калмады, бу төбәктә яшәгән халыкны борчыган, беренче чиратта хәл итәсе мәсьәлә дә эш ителде — авыллардагы зиратлар төзекләндерелде.

Тучыбай авылының зираты әйләнәгә заманча материалдан әйләндерелеп алынды. Бу эшне башкарып чыгуга авыл җирлеге бюджетыннан да акча бүленде, авыл халкы да үз өлешен кертте. Әлбәттә, проектта каралган сумманың күп өлешенә республика бюджетыннан бүленгән субсидия кулланылды.