Яшьләр Сабантуена рәхим итегез!

21 Июнь, 2017 - 10:21

27 июнь Русиядә яшьләр көне билгеләнә.Бу уңайдан безнең районда яшьләр Сабан туе үткәрелә.Районда яшәүче халыкларның традицияләрен һәм гореф-гәдәтләрен пропагандалауга, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, актив ял вакытын оештыруга багышланган бәйрәм чарасы программасында:
09.00 — 10.00 сәгатьләрдә катнашучыларны теркәү;
10.00 — 14.00 сәгатьләрдә спорт ярышлары;
21.00 — 23.30 сәгатьләрдә район Хакимияте башлыгының котлавы. Районның социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән яшьләрне тәбрикләү. Бәйрәм концерты;
23.30 — 00.00 сәгатьләрдә төнге диcкотека;
00.00 сәгатьтә — бәйрәм фейервергы;
00.00 — 01.00 сәгатьләрдә — дискотека.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне спорт, яшьлек бәйрәмендә көтеп калабыз.
Яшьләр Сабантуе 27 июньдә Сабантуй мәйданында үтәчәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-10-41, 8-927-356-0423, 8-905-181-4951.
Физик культура һәм спорт, яшьләр эшләре буенча комитетлар.