Бүләк алырга оныклар белән

20 Июнь, 2017 - 15:30

„Гәзиткә языл — бүләк от” акциясенең чираттагы җиңүчесе Иске Балтач авылыннан Финария Гибаева. Финария апа 38 ел дәвамында район үзәгенең „Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. Хаклы ялда да оныкларын карарга ярдәмләшә ул. Дин кануннары буенча яшәгән зур әни оныкларын игелекле, бердәм булырга өнди. Бүләк алырга да ул редакциягә оныклары Раяна, Агдалия, Дәлил белән килде. Район гәзитен озак еллар алдырган Финария апа яңалыкларны белеп барырга омтыла.