Медицина хезмәткәре көне уңаеннан районда үткән тантанадан фоторепортаж

20 Июнь, 2017 - 09:56

Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район мәдәният сараенда тантаналы җыелыш үтте. Анда бүгенге көндә халыкның саулыгы сагында ару-талу белми көч салган ак халатлылар һәм озак еллар тармакта эшләп лаеклы ялга туктаган ветераннар чакырылды. Җаваплы һәм катлаулы, мактаулы хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәткән ак халатлылар һәм тармак эшчәннәре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.


Балтачлыларның саулыгы сагында уяу торган ак халатлылар һәм барлык эшче персоналга ныклы Сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез. Быелгы тантана барышында мәңгеләштерелгән мизгелләр фотохәбәрчебез Газим ТАЛИПОВның фоторепортажында (икенче өлеш).