Сәләтле кыз "Сәләт" фестивалендә катнаша

19 Июнь, 2017 - 18:56

Иске Балтач авылы икенче санлы урта һәм сәнгать мәктәбе укучысы Азалия Хәсәнова "Туган тел" телеканалы "Сәләт" фестивалендә катнаша.

Шушы көннәрдә Азалия Хәсәнова, "Зөлфия" үрнәкле бию ансамблендә бергә шөгыльләнгән сыйныфташлары белән "Тургай" балалар телевизион конкурсы өчен башкалада клип төшерүдә катнашкан. Азалия бу клипта көен укытучысы Резидә Әхмәтова язган "Тау җиләге" җырын башкара.

Сәләтле кызчыкның чыгышын "Туган тел" телеканалы эфирында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә карый аласыз
.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.