Туберкулёзны дәваларга мөмкин

19 Июнь, 2017 - 12:06

Туберкулёз — киң таралган инфекцион авыру. Җир йөзендә ел саен 1 миллиардка якын кешегә туберкулёз инфекциясе йога, 10 миллионга якын кеше аның белән авырый. Ел саен бу авырудан 3 миллионга якын кеше һәлак була. Авыру мәкерле, әмма аны дәваларга мөмкин.
Гомум хәлсезлек, тиз ару, бигрәк тә кичләрен хәлсез булу, аппетит түбәнәю яки бөтенләй югалу, төннәрен тирләү, тән авырлыгын югалту, тән температурасы күтәрелү, эренле какырык белән озатылган коры ютәл, какырыкта кан күренүе — болар барысы да туберкулёзның тәүге билгеләре. Мондый очракта үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.
Туберкулёз белән авырган кеше белән аралашудан, аның төчкерүе, ютәлләве, сөйләшүе вакытында зарарланырга мөмкин. Зарарлану процессы организмга эләккән бактерияләр санына, шулай ук организмның көчлелегенә, озак вакыт авырган кеше белән контактта булуга бәйле.
Вакцинация – туберкулёзны профилактикалауның үзенчәлекле ысулы. Профилактика максатында туберкулёзның тере, әмма хәлсез микобактерияләре булган БЦЖ вакцианаларын кулланалар. Прививканы балалар тудыру йортында ук эшлиләр. Балага 7 яшь тулгач, барысы да яхшы булса, ревакцинция үткәрәләр. Вакцинация ясалган балалар туберкулёз белән сирәк авырый, чирләгән очракта да авыр формалары күзәтелми. Вакцинаның тәэсире 7-10 ел тәшкил итә.
Гөлшат НӘРТДИНОВА,
фтизиатр кабинетының шәфкать туташы.