Янбайлылар күңел ачты

16 Июнь, 2017 - 16:48

Янбай авыл биләмәсе сабан туенда милли көрәш өч категориягә бүлеп оештырылды: балалар, авыл биләмәсе территориясендә яшәүчеләр һәм кунаклар. Янбайлылар арасында Айрат Шакиров — сабан туе батыры, Илмар Гәрәев һәм Ришат Нуртдиновлар икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Кунак ир-егетләр арасында призлы урыннарда — Олег Петухов, Артур Баһаутдинов, Илдус Нуриев. Сабан туе сәхнәсендә күркәм концерт программасы белән район мәдәният сарае артистлары, аннары Тәтешле районыннан Светлана Шәихова чыгыш ясадылар. Бәйрәмнең иганәчеләре булып „Дильмиев Р.” һәм „Спецгазремстрой” җәмгыятьләре чыкты. Бу көнне шулай ук 50, 40, 15 ел элек Иске Янбай мәктәбен тәмамлаучылар да очрашуларга кайткан иде.