Җыр сәнгатенә хезмәт итеп

16 Июнь, 2017 - 15:31

Җырлый, җырлар яза, җырлата. Балаларның күңелендә җырга мәхәббәт уята. Төркем-төркем төрле һөнәр ияләрен музыка һәм үзенең кайнап торган энергиясе, тирән белеме белән туплап матур яңгырашлы хор коллективлары булдыра. Сүз өч дистә ел иҗади гомерен Балтач районы мәдәниятен үстерүгә багышлаган Рая Хамаева турында. БР мәдәният хезмәткәре көне алдыннан сөенечле хәбәр: республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Рая Мәснәви кызын „Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем белән бүләкләде.
1996 елда район мәдәният сарае каршында оештырылган хор коллективы „академик халык хоры” дигән югары исемгә ия. Ул — район мәдәниятенең асылташы, горурлыгы. Район сәхнәсендә, республика күләмендә районны күрсәткән мәртәбәле чараларда академик халык хорының чыгышы концертларның бәһасын күтәрә торган номер. Оешкан көненнән алып хор белән Рая Хәмәева җитәкчелек итә. Хор үз тарихында халык җырлары, бүгенге көн авторларының җырлары белән беррәттән, кантата һәм оратория кебек зур музыкаль әсәрләргә дә курыкмый тотынганы һәм бу өлкәдәге белгечләрне сокландырырлык итеп башкарганы бар.
Районның балалар сәнгате мәктәбенең вокал бүлеге преподавателе Рая Хамаеваның укучылары соңгы биш елда гына да районга республика конкурсларыннан — 6, бөтенрусия конкурсларыннан — 5, халыкара конкурслардан 14(!) тапкыр I, II, III дәрәҗә лауреат исемнәрен алып кайтты. Болар дипломант исемнәреннән һәм махсус призлардан тыш. Дәрәҗәле конкурсларда катнашып, балаларның тәҗрибә туплавын, арытабангы иҗади үсеш өчен позитив этәргеч алуын исәпкә алганда, Рая Хәмәеваның вокал мәктәбе район мәдәнияте өчен никадәр мөһим булуы ачык күренә.
Бүгенге уңышларга тукталыйк. Май аенда үткән республика балалар фольклор коллективларының „Алтын дага” фестиваль-конкурсына район балалар сәнгать мәктәбенең Рая Хәмәева җитәкчелегендә хор коллективында шөгыльләнүчеләрдән тупланган „Кыңгыраулар” фольклор коллективы белән „Тугайда” исемле йола постановкасы әзерләнде. Йоланы сәхнәгә куючы — Камилә Халикова. „Тугайда” — 12 минутлык кына өзек. Әмма ул үз эченә халкыбызның беренче буразна йоласын алган. „Конкурс шартларына ярашлы, Диана Галимҗанова (Әби ролендә) „Авыл көе”н башкарды, нәниләрне уйнатты. Конкурс эчендә халык җырларын ялгыз башкаручыларның чыгышлары аерым бәһаланды. Кече төркемдә Сөмбел Солтангалиева II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Уртанчы һәм өлкән төркемдә чыгыш ясаучы Алина Мифтахова һәм Луиза Гәрәйшиналар дипломант булдылар. Иң нәни кызларыбыз Амалия Гайниәхмәтова һәм Амелия Халикова — матур биюләре, Самира Шәймиева тапкырлыгы белән тамашачыларның күңелен әсир итте. Сәхнәдә күбәләктәй бөтерелеп уйнаган Алия Сафиуллина әйдәүче ролен башкарды. Яшь артистларыбыз Динара Табилова, Диана Миндибаева, Роберт Галәветдинов, Вилдан Исламов, Алия Борханова, Лиана Шәңгәрәева, Ралина һәм Радмир Шакуровлар да уңышлы чыгышка үз өлешләрен керттеләр. Сәхнә күренешен музыкаль яктан хор аккомпаниаторы Илшат Нуркаев бизәде”, — дип сөйли Рая Мәснәви кызы. „Кыңгыраулар” фольклор ансамбленең халык йоласы өзеге жюри тарафыннан югары бәһаланды: аларга фестивальнең III дәрәҗә лауреат исеме бирелде.
Рая Мәснәви кызының укучылары яшь талантларның „Язгы тамчы” республика конкурсында да уңышлы чыгыш ясады. „Халык вокалы. Соло” номинациясендә кече төркемдә Сөмбел Солтангалиева III дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ә Сөмбел һәм Алина Мифтаховаларның „Бөркет” дип исәмләнгән дуэты конкурсның дипломанты булды. Укучыларны конкурска әзерләгән өчен вокал преподавателе Рая Хамаевага БР Мәдәният министры Әминә Шафикова култамгасы белән министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Рая Хамаеваның һәм аның укучыларының мәртәбәле конкурсларда лаеклы катнашырлык тавышка, җырлау осталыгына ия булулары, җиңү артыннан җиңүләр яулаулары — район балалар сәнгате мәктәбенең, аның вокал бүлегенең, гомум алганда, район мәдәниятенең уңышлары ул. Яшь талантларыбызны — көндәлек хезмәт һәм тырышлык белән яулап алган җиңүләре, аларның яраткан укытучысы Рая Мәснәви кызын югары исемгә лаек булуы белән ихлас котлыйбыз!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.