Нөркә авыл биләмәсендә үткән сабан туе

16 Июнь, 2017 - 15:16

Нөркә авыл биләмәсендә үткән сабан туе традицион ярышлар белән беррәттән оештырылган бөтенләй ят уеннар белән аерылып торды. Сыңар аякларын бергә бәйләп өчәр кеше ярышы, аяк белән көрәш, арка терәшеп йөгерү дисеңме — һәрберсе бихисап тамашачыларны мәйданга җыеп, кызыклы үтте. Мәсәлән, арка терәшеп йөгерүдә беренче урынны — Әлфия Рамазанова һәм Айгөл Мингасова, икенче урынны — Ләйсән Хаметова һәм Фәнидә Сәитова, өченче урынны — Юлия Нәзметдинова һәм Ләйсән Вәлинуровалар алды. Таякка аяк куеп көрәшүдә җиңүчеләр: Илшат Закиров, Ильяс һәм Илгиз Хәмәтовлар. Традицион уеннарны да читләп үтмәде нөркәлеләр. Милли көрәш батырлары буларак Усманнан Данил Солтанов, Нөркәдән Илгиз Хаҗиәхмәтов, Иске Балтачтан Ринат Әхмәтшиннар танылды. Йөгерүдә иң җитезләре: Тимур Халиуллин, Самир Хәйруллин, Ринат Солтанов, Тимур Вәлинуров. Барлыгы 16 төр уен оештырылды Нөркә авыл биләмәсе сабан туенда. Алдагы елларда авыл сабан туйларына барыгыз! Күрегез! Уеннарда катнашыгыз!