Иске Балтач авылының „Теремок” балалар бакчасында — чыгарылыш кичәсе

15 Июнь, 2017 - 16:39

Кичә „Теремок” балалар бакчасында ике төркемдә дә чыгарылыш кичәләре үтте. Быел бакча 29 баланы беренче сыйныфка озатты.
Тәрбиячеләр Гөлназ Исламова, Эльмира Вәлеева, Рузилә Садыйкова, тәрбияче ярдәмчеләре Айгөл Садртдинова һәм Нәфисә Вәлиевалар карамагында балалар ел дәвамында мәктәпкә әзерләнделәр. Чыгарылыш кичәсенә алар бик күп шигырь һәм җырлар өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Төрле биюләр белән дә әти-әниләрен сөендерделәр. Киләчәктә дә аларга сау-сәламәт булып, мәктәптә яхшы билгеләрге өлгәшергә, бәхетле кешеләр булырга язсын.
Фотоларда—бәйрәмнән күренешләр.