Гәзитле дә, бүләкле дә бул!

15 Июнь, 2017 - 12:03

2017 елның икенче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу кампаниясе барышында „Республика Башкортстан” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе оештырган „Атна саен бүләк” акциясе дәвам итә.
Чишмә авылыннан Шәйхинур Дәүләтов та бүләк алучылар исемлеген тулыландырды. Кырык елга якын терлекче булып көч салган ул. Район гәзитен озак еллар алдыра. Туганнан алып, район гәзитеннән аерылганым юк, дип көлдерде ул безне.
—Район яңалыкларын белми торып булмый. Мин һәрвакыт еллык подписка рәсмиләштерәм. Алай иткәндә арзанга төшә, гәзит килгәнен көтеп алам, —ди Шәйхинур Нигъмәт улы.