„Балтач таңнары”н Борайда да алдыралар һәм бүләк оталар

13 Июнь, 2017 - 16:14

Безнең район гәзитен күрше районнарда да яратып укыйлар икән. Усман авылында туып-үсеп, 1984нче елдан алып Борай районының Иске Мостафа авылында яшәүче Розалия Гыймалтдинова шундыйларның берсе. Утыз дүрт ел дәвамында күрше районда яшәсә дә, туган авылын юксынып, сагынып яши ул.
—Гәзит битләрендә таныш кешеләр, мин белгән фамилияләр чыкса шатланып укыйм. Кемнәр туган, кемнәр бакыйлыкка күчкән барысын да белеп торам. Күрше авыллардагы үземнең яшьтәшләрем, үземнән өлкәнрәк кешеләр төрле өлкәләрдә көч салалар, алар хакында мәкаләрне зур кызыксыну белән укыйм.
Розалия Мисхәт кызы Иске Мостафада хат ташучы булып эшли. Ике ул өчен яраткан әни дә ул. Туган авылы — Усманда әти-әнисе күптән мәрхүм булсалар да, туган якның тарту көче ныклы, —ди Розалия Мисхәт кызы. Ул гәзиткә язылып, квитанция күчермәсен почта аша редакциягә юллаган иде. Уңыш аны читләп узмады, ул чәшкеләр отты. Шушы бүләк салкын кышларда да, туган якның җылы сәламе булып яңгырасын.