„Мотоцикл” операциясе башланды

13 Июнь, 2017 - 11:52

Җәй җитү белән урамнарда скутер һәм мотоциклларда йөрүчеләр саны кискен арта. Ике тәгәрмәчле транспорт чаралары катнашлыгында юл фаҗигаләрен кисәтү, алар белән бәйле хокук бозуларны профилактикалу йөзеннән 10нчы июньнән районда „Мотоцикл” операциясе башланды.
Юл йөрү кагыйдәләренә ярашлы, 16 яше тулмаган балалар скутер һәм мопед белән идарә итәргә тиеш түгел.Мототранспорт чараларын йөртү өчен хәзер водитель таныклыгының булуы шарт. Элек скутер һәм мопедларны йөртү өчен таныклык кирәкми иде.
Водитель таныклыгының „А” категориясе булган очракта, „А1” категориясенә имтихан тапшыру таләп ителми. Уналты яки унҗиде яшьлек водитель „А1” категориясенә ия икән, ул „М” категориясенә караган транспорт чараларына да идарә итә ала. Башка нинди дә булса категорияләргә ия булып кына, „А”, „А1” категориясендәге транспорт чарасы белән идарә итү тыела. „М” категориясендәге транспорт чаралары белән башка категорияләргә ия булган очракта да идәрә итәргә мөмкин.
Тиешле категориясе булмаган килеш мототранспорт чарасы белән идарә иткән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр административ штраф салына, шулай ук транспорт чарасын эвакуацияләү каралган.
Юлда техника күбәйгән саен юл-транспорт вакыйгасы булу куркынычы арта. Автомобиль һәм мотоциклларга идарә итүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгән очракта гына күңелсез хәлләргә тарымаска мөмкин. Төрле манёврлар эшләгәндә дә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү шарт.
Велосипед йөртүчеләр өчен дә аерым кагыйдәләр бар, алар да таләпләргә буйсынарга тиеш. Ундүрт яше тулмаган балаларга велосипедта юлдан һәм урамнардан йөрү тыела. Ундүрт яше тулганнарга велосипед юлларыннан һәм махсус мәйданчыкларда гына велосипедта йөрерга рөхсәт ителә. Җәяүле, пассажир һәм водитель юлларда бер-берсенә комачауламасын иде. Юлдагылар үзләренең хәвефсезлеген үзләре хәстәрләргә тиеш.
Денис ГАТТАРОВ,
Юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.