„Алтын башак” тантаналы шартларда ачылды

9 Июнь, 2017 - 16:28

„Алтын башак” лагеренда бүген 11.00 сәгатьттә ял сменасын ачу тантанасы үтте. Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район мәгариф бүлегенең баш белгече Гүзәл Солтанова, социаль яклау бүлеге начальнигы Венария Глимҗанова, яшьләр комитетының баш белгече Максим Ахтариев, Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров, ата-аналар катнашты.
Балалар бер-берсе белән танышып, күңелле генә вакытларын үткәрәләр. Иң мөһиме бүлмәләрдә җылы. Бу уңайдан ата-аналарга борчылырга урын юк. Туклану да яхшы оештырылган, яшәү шартлары да хәстәрләнгән. Вакытлыча лагерь начальнигы вазифасын башкарган Ленар Нуртдинов, өлкән пионервожатый Гөлфирә Хәсәнова, вожатыйлар Радмила Иликаева, Гүзәл Исламшина, Айгөл Хәмәтова, Светлана Минаева, тәрбиячеләр Алия Искакова, Елена Шәйхлисламова, Гүзәл Аминова, Алсу Шәймөхәмәтовалар, йөзү буенча инструктор Фәнүзә Вәлинурова, физкультура буенча инструктор Илнар Фаридоновлар балаларның ялы мавыктыргыч булсын өчен тырышлык салалар. Балалар яшьләренә карап дүрт төркемгә бүленгән. „Алые паруса”, „Звёзды”, „Динамит”, „Улыбка” отрядлары лагерь тормышына әйбәт кенә күнеккәннәр. Экология юнәлешендә эшен башлаган беренче агымда чаралар да үткәрергә өлгергәннәр. А.С. Пушкинның туган кененә аерым чара оештырганнар, экология темасына рәсемнәр конкурсы үткән.
Лагерьне ачу тантанасында яхшы итеп ял итәргә, көч тупларга, яңа дуслар табарга дигән теләкләр күп яңгырады.
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе саннарының берсендә укырсыз