Чираттагы бүләкләребезнең берсе Тушкырга юлланды

9 Июнь, 2017 - 15:24

„Гәзиткә языл— бүләк от” акциясенең 5нче тиражы уйнатылды. Бу юлы Тушкыр авылында яшәүче Зөләйхә Хәйруллина чәйнүк отты. Зөләйхә апаның бүләген аның кызы Резеда килеп алды. Резеда да әнисе сыман ук бухгалтер һөнәрен сайлаган, ул район мәгариф бүлегендә эшли.