„Үз йортыбыз хакында хыялланабыз”

8 Июнь, 2017 - 17:22

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 45 күп балалы хатын-кызга „Ана даны” медале тапшырылды. Бүләкләү тантанасында райондашыбыз, биш бала анасы Альбина Маханова да катнашты, ул вице-премьер Салават Сәгыйтов кулыннан дәүләт наградасы алды. Иске Балтач авылында яшәүче Альбина Маханова безнең районнан 90нчы булып әлеге югары наградага лаек булды.

Альбина Рәмил кызы һәм Фларит Хәтәм улы 5 бала үстерәләр. Өлкәннәре Денис Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлап, армия сафларына алынырга повестка көтә. Тимур Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында белем алган, әле аның өчен кызу мәл — имтиханнар чоры. Гүзәл— 2нче, Айдар 1нче сыйныфларны тәмамлаганнар. Гаиләдәге бердәнбер кызлары укуда бары тик яхшы билгеләргә өлгәшә, төрле түгәрәкләрдә теләп шөгыльләнә. Айдар исә аш-су бүләмәсендә әнисенең төп ярдәмчесе. Өч яшьлек Айрат „Кояшкай” балалар бакчасына йөри. Район үзәгенә күченеп килгәнче гаилә Мәнәгәз авылында яшәгән. Балалар көзге яңгырларда, чатлама салкыннарда күрше авылга йөреп укырга мәҗбүр булган. Мәктәп якын булсын, балалар төрле түгәрәкләргә йөрсеннәр дип ата-ана Иске Балтачта яшәргә карар итә. Мәнәгәздә үз көчләре белән күпләп мал-туар асраганнар, күп санда умарталары булган. Әлеге вакытта гаиләнең үз өе юк, алар чит торактан вакытлыча файдалана. Уңайлыклары булмаган йортта көн күрәләр. Алар газ, су челтәреннән мәхрүм. Йорт төзү өчен субсидия алырга чиратта торалар. Альбина Рәмил кызы реабилитация үзәгендә — кече тәрбияче , ә Фларит Хәтәм улы „Сәлихов” индивидуаль предприятиесендә эшли.

— Балаларымның сау-сәламәт булганнарына шатланам. Өебез кичләрен бал корты күче сыман. Бер заман, без өлкәнәйгәч, аларның кунакка кайтуларын күз алдыма китерәм. Үз йортыбыз хакында хыялланабыз. Мал-туар, кош-корт карар идек, умарталарыбызны алып килер идек, дип өметләнәбез, — ди биш бала анасы Альбина Рәмил кызы.

Ишле гаиләдә үскән балаларның бер-берсе турында хәстәрлек күрүе, башкаларны кайгыртуы, бәхәссез, яхшы сыйфат. Гаиләдә алган хезмәт һәм бердәмлек тәрбиясе балаларга киләчәктә ярдәм итәр.

Бүгенге көндә биш баланы аякка бастыру җиңел түгел. Альбина Рәмил кызы һәм Фларит Хәтәм улы һич тә зарланмыйлар. Балаларны ярату, аларның шат тавышларын ишетү барлык авырлыклардан өстен, диләр. Илебездә демография хәле кискен торган чорда, ишле гаиләләр ярдәмнән читтә калмас, дип өметләнәбез.
Рифина НИГАМӘЕВА.
„Биш бала — биш шатлыгыбыз”, — ди „Ана даны” медаленә лаек Альбина Маханова.