ДӘҮЛӘТ ЯКЛАВЫН ИЯСЕНӘ ҖИТКЕРҮЧЕЛӘР

8 Июнь, 2017 - 14:07

Районның социаль хезмәте берничә учреждениене берләштерә, бу өлкәдә 100дән артык балтачлы көч сала. Дәүләтнең социаль сәясәтен тормышка ашыруны, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүне һөнәр итеп сайлаган социаль хезмәткәрләр бүген профессиональ бәйрәмнәрен билгели.

Республика халыкны социаль яклау үзәге Бөре филиалының Балтач районындагы бүлегендә бүгенге көндә 8 хезмәткәр эшли. Алар социаль яклау чаралары нигезендә халыкка дәүләт хезмәте күрсәтә. Бөре филиалы базасында эшләгән Балтач, Аскын, Борай, Караидел, Мишкә районнарында социаль яклау чараларын күрсәтү буенча документларны кабул итүне күп функцияле үзәкләргә тапшыруның пилот проекты бара. Бу эш агымдагы елның 9нчы гыйнварыннан башкарыла. Бүлекнең 4 хезмәткәре: Зилида Фәйзрахманова, Миләүшә Хөснуллина, Гүзәл Әхмәдиярова, Әлфидә Ходайметова гражданнардан документлар кабул итү, төрле белешмәләр, консультация бирү белән шөгыльләнә. Бүлектә калган Ләйсән Хиҗәпова, Айгөл Хәсәнова, Вадим Хәмәтнуровлар күп функцияле үзәктә хезмәттәшләре кабул иткән документларны кабаттан тикшереп, социаль яклау чарасын билгеләп, түләүгә җибәрү өчен документларны әзерли.

Социаль яклау чараларыннан тыш, республикада кабул ителгән максатчан программалар районда тормышка ашырылсын өчен зур тырышлык сала алар. Өченче буын вәкилләренең халык университетларында 2011 елдан алып 423 кеше төрле юнәлештә белемнәрен камилләштергән. Социаль туризмны үстерү буенча максатчан программа эшли башлаганнан алып 204 сертификат бирелгән. Социаль контракт нигезендә шәхси хуҗалыкны үстерү яки үз эшеңне ачу буенча адреслы социаль ярдәм күрсәтү, аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларның җәйге ялын оештыру, шулай ук күп балалы (5 һәм аннан күп, балигъ булмаган!) гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча чиратка бастыру эшләрен башкаралар.

Социаль яклау бүлеген 12 ел дәвамында җаваплы, таләпчән шәхес Венария Глимҗанова җитәкли. Аның кулы астында бердәм коллектив тупланган. Зилида Фәйзрахманова, Миләүшә Хөснуллина, Ләйсән Хиҗәповалар озак еллар дәвамында намуслы эшләп, үзләрен тырыш белгечләр буларак таныттылар. Бу өлкәдә соңрак хезмәт юлын башлаган Гүзәл Әхмәдиярова, Әлфидә Ходайметова, әлеге вакытта декрет ялында булган Альбина Рамазанова, яңарак биредә эшли башлаган Вадим Хәмәтнуров, Айгөл Хәсәновалар булган көч, сәләтләрен эшчәнлекне дөрес итеп оештыру өчен салалар.
Хаклы ялда булган хезмәттәшләренә дә хөрмәт зур биредә. Роза Мирһаҗева, Хафиз Нигъмәтҗанов, Фларида Яхина кебек хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм уңаеннан котлыйлар. Сәламәтлек, бәхет телиләр.

—Пенсия фонды, миграция хезмәте, мәшгульлек үзәге, урындагы үзидарә органнары белән берлектә, аңлашып эшлибез. Һәр кеше безгә өмет баглап килә. Мохтаҗ гаиләләр төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Игътибар белән тыңлап, ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Биредә көч салучылар нинди генә хәлдә дә сабыр, пунктуаль булып кала беләләр, алар һәммәсе дә хөрмәткә лаек кешеләр, —ди социаль яклау бүлеге начальнигы Венария Әсхать кызы үзенең хезмәттәшләре хакында.

Социаль өлкәдә эшләүчеләрнең изге гамәлләре бихисап. Киң күңелле, кеше хәленә керә белгәннәре өчен зур рәхмәт аларга!
Рифина НИГАМӘЕВА.