Балачакның күңелле һәм онытылмас мизгелләре — фотоларда

8 Июнь, 2017 - 12:17

Богдан гомуми белем бирү мәктәбендә балалар күңелле ял итә. Мәктәп нигезендә эшләгән көндезге лагерьда быел 21бала ял итә. Экология елында, экология юнәлешендә эшләгән агымда тәрбиячеләр Зәнифә Газизова һәм Лениза Рамазановалар укучылар белән урман-күлләргә экскурсияләргә йөри, укучылар туган як табигатенең хозурлыгына соклана. Рамазан аенда алар мәчет тә булдылар.