„Алтын башак” лагере ишекләрен ачты

7 Июнь, 2017 - 12:05

5нче июньдә Югары Кансөяр авылында урнашкан „Алтын башак” савыктыру лагере ачылды. Экология юнәлешендә эшләгән агымда 80 бала ял итәчәк. Лагерьне тантаналы ачу мизгеле 9 июньдә көтелә. Беренче агым 25 нче июньгә кадәр эшләячәк. Өлкән вожатый — балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Гөлфирә Хәсәнова һәм дүртәр вожатый һәм тәрбияче балаларның ялы мавыктыргыч үтсен өчен тырышлык сала.
Әлеге вакытта файдаланылмаган путёвкалар бар, балаларын лагерьга озатырга теләге булган ата-аналар 2-00-94 телефон номеры буенча район мәгариф бүлегенең бухгалтериясенә мөрәҗңәгать итә алалар. Рәхим итегез, „Алтын башак” та ял күңелле булачак!
Фотолар архивтан алынды.