Приз иясенә тапшырылды

5 Июнь, 2017 - 16:46

Узган атнаның „Гәзиткә языл—бүләк от” акциясенең чираттагы бүләге иясенә тапшырылды. Иске Уразай авылында яшәүче Гафиф Әгъзәмовның бүләген килене Җәүһәрия ханым килеп алды. Гафиф Исмәгъзам улы өлкән яшьтә булуына карамастан, район гәзитен алдыра, һәр санын игътибар белән укып чыга икән.