Чираттагы бүләк ияләре — Иске Балтачтан Илшат Яхин һәм Зилә Галиева

2 Июнь, 2017 - 11:19

„Гәзиткә языл— бүләк от” акциясенең чираттагы җиңүчеләр билгеле булды. Район матбугатының тугры дусларына бәхет елмайды.
Илшат Мәдехәт улы Иске Балтач авылында яши. Балалар иҗаты үзәгендә „Робототехника” түгәрәген җитәкли.
Икенче приз иясе— Зилә Рәис кызы. Ул үзәк район дәвахәнасендә эшли. Ул 30 елдан артык район гәзитен алдыра. Киләчәктә дә бергә калыйк, дуслар!