Халыкара балалар көне — фотоларда

2 Июнь, 2017 - 09:51

Кичә Халыкара балаларны яклау көне үтте. Көн балалар хакына гына чалт аяз торган икән. Тарихка күз салсак, ул 1950 елдан алып билгеләнә. Иске Балтач авылында да бәйрәм гөрләп торды.. Укучылар көче белән әзерләнгән концертны тамашачы яратып карады, асфальтта рәсем төшерү, төрле уеннарда катнашты. Район үзәгенең үзәк мәйданы ике сәгатькә балаларның шат тавышына күмелде. Район үзәгенең „Буратино”, „Кояшкай”, „Белоснежка” балалар бакчаларыннан сабыйлар күмәк килгән. Район мәктәпләренең талантлы укучылары музыкаль күчтәнәчләрен өләште.
Без бәйрәм барышындагы фотоларны тәкъдим итәбез.