Аскаров, Гыйләҗев кебек ир-егетләр булганда авылда тормыш сүнмәс

2 Июнь, 2017 - 09:43

Илдар Аскаров (рәсемдә - сулда) белән Илнур Гыйләҗев „Россия” җәмгыятенең тәҗрибәле механизаторлары. „Беларус” тракторын хезмәтләндергән уңганнар язгы чәчүдә ал-ял белми эшләделәр.

Район үзәгендәге төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында һөнәр үзләштергән авылдаш егетләрнең практика үтәргә кайтуын шатланып көтеп алалар. Үзләре белгәнне яшьләргә уртаклашып, техника белән дөрес идарә итү серләренә төшендерәләр. Хезмәттәшләре кебек якын күргән булачак механизаторларга шул гына кирәк. Үзләренә ышаныч күрсәткән абыйларына кызыксындырган сорауларын бирәләр, төрле катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын өйрәнәләр.

Җәмгыятьтәге алтын куллы Илдар Аскаров белән Илнур Гыйләҗевның техникасы эш өстендә сафтан чыгып өзеклек тудырганы юк. Вак-төяк кимчелекләр килеп туа калса, аны шундук хәл итә һәм басуга юллана алар. Илдар Аскаров яшел урак барышында районның ургыч машинистлары арасында алдынгылыкны яулаганы да бар.