Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле булсын!

1 Июнь, 2017 - 17:12

Җәйнең беренче көне— балачак иленең матур бәйрәме. Бүген Бөтендөнья балаларны яклау көне. Тарихка күз салсак, ул 1950 елдан алып билгеләнә. Иске Балтач авылында да аны үткәрү күптәннән күркәм традициягә әверелде. Быел да укучылар көче белән әзерләнгән концертны тамашачы яратып карады, асфальтта рәсем төшерү, төрле уеннарда катнашты. Район үзәгенең үзәк мәйданы ике сәгатькә балаларның шат тавышына күмелде. Район үзәгенең „Буратино”, „Кояшкай”, „Белоснежка” балалар бакчаларыннан сабыйлар күмәк килгән. Район мәктәпләренең талантлы укучылары музыкаль күчтәнәчләрен өләште.
Бәйрәмнән барышы фотоларда чыгылыш таба.