ЯҢА ЯМУРЗА АВЫЛЫНА — 330 ЕЛ

1 Июнь, 2017 - 16:30

Яңа Ямурза авылына 1687 — 90нчы елларда нигез салына. Бу турыда истәлекләр халык телендә сакланып килә. Архив материаллары авылның оешу елларының дөреслеген исбатлый. Туган авылыбызның 330 еллыгына багышлап июнь аенда бәйрәм уздыруны планлаштырабыз. Чарада авылдашлар, Яңа Ямурза урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаучы укучыларыбыз очрашыр. Бәйрәмне истә калырлык итеп оештырыр өчен, авылда яшәүче халыкның, якташларыбыз, райондашларыбызның ярдәме кирәк.

Яңа Ямурза авылының барлыкка килүе турында өлкән буын кешеләреннән калган риваятьләр бар. Бөре шәһәрендә хәзерге Октябрь революциясе һәм Чеверев урамнары кисешкән урында моннан күп еллар элек Ямурза исемле мари карт (дворян) яшәгән. Аның өе янында гына тирән чокыр төбендә чишмә ургылып чыккан. Аның зәңгәр төскә кереп җемелдәп торган суын халык шифалы дип эчкән. Шушы чишмәне әле дә „Ямурза чишмәсе” дип йөртәләр.

1663 елда Бөре крепостен төзегәч, бирегә күпләп урыслар күчеп килгән. Алар төрле алдау, куркыту юллары белән Ямурза морзаның җирләрен тартып алганнар, үзен яшәгән урыныннан куганнар. Җирсез калган бай безнең якларга килеп чыга һәм әлеге Иске Ямурза авылы урынына төпләнә. Җир хуҗалары — Танып волосте Кыр-Унлар түбәсе башкортларына ясак түләп, Ямурза морза биредә улы Тәпәреш һәм ялчысы Ахмар белән яши башлый. Бу урынны Ямурза хуторы дип атыйлар.

Тирә-якны куе урман баскан була. Якын тирәдә елга булмый. Җир аз. Шуңа да Тәпәреш белән Ахмар тегермән корып көн итәргә уйлыйлар. Башкортлардан арзан хакка рөхсәт кәгазе алып, Тәпәреш хуторыннан җиде чакрым ераклыктагы Карыш елгасына тегермән коралар. Ул тегермәннең урыны әле дә бар: Яңа Ямурза авылындагы зур күперне чыккач уң якта. Бу җирләрдә сазлык, баткаклык, куе әрәмәлек була. Өлкән яшьтәге кешеләрнең хәтерләве буенча, елга буенда юан кәүсәле өянкеләр үскән. Алтышар кеше көн озыны бер агачны кискәннәр. Кисеп аударылган агач төбенә уникешәр кеше утырып торырлык булган. Карыш елгасының уң ягында таулыклар куе нарат урманнары белән капланган. Биредә аучылык, балыкчылык, агач белән сәүдә итү өчен уңайлы шартлар була. Ул вакытта Карыш елгасының тирән сулары тиз аккан.

Тегермәнчеләр янына тагын берничә гаилә күчеп килә. Бу урынга Яңа Тәпәреш исеме бирелә. Шулай итеп 1730 елда Яңа Тәпәреш авылга әверелә. Җирне куллану хокукын 1747 елның 18 июлендә генә законлаштыралар. 1874 елгы исәп алу документларыннан күренүенчә, Яңа Тәпәрешкә Иске Ямурзадан — 16, Яңа Дүртекәйдән — 21, Карагай Елгадан 7 гаилә килеп урнаша. Моннан тыш, Татарстандагы Красный Бордан 4 урыс гаиләсе килеп яши башлый, Кизгән, Түбән Карыш,, Иванай, Иштирәк, Чишмә авылларыннан да күченеп килүчеләр күп була. Чагыштыру өчен саннар китерәм: Яңа Ямурзада 1748 елда — 15 хуҗалыкта 65, 1834 елда — 44 хуҗалыкта 260, 1905 елда — 119 хуҗалыкта 736, 1920 елда 124 хуҗалыкта 805 кеше яши.

XVI гасыр азагында хөкүмәт башкортлардан алган җирләрне хезмәтләре өчен урысларга бирә башлый. Буш җирләргә татар, мари, чуваш, удмурт, мордва крестьяннары урнаша. Аларны типтәр дип атаганнар.

1681 — 1683 елларда урыс милләтеннән булмаган халыкларны мәҗбүри чукындыру башлана. Шуңа каршы восстание күтәрелә. Нәтиҗәдә, чукындыру туктатыла. Төньяк сугышны алып бару өчен рус хөкүмәте салымнарны арттыра. 72 төрле өстәмә салым кертелә (җир, күз, чәч, һава өчен...). Хөкүмәтнең бу карарына каршы 1704 елда тагын восстание күтәрелә. Һәм гаделлеккә ирешелә.
Тау заводлары төзү, көньяк-көнчыгышта крепостьлар кору, сәнәгать һәм сәүдәне оештыру өчен крестьян җирләрен тартып алалар. Территорияләр губернияләргә бүленә. 1747 елда җан башына типтәрләргә — 80 тиен, мишәрләргә 2 сум 50 тиен салым кертелә. Бөре шәһәре, Чесноковка авылы тирәсендә зур восстание күтәрелә.70ләп мари, йөзләгән татар крестьяннары үтерелә. Шушы бәрелештә безнең якташлар, авылдашлар күпләп катнашып, һәлак булалар.

1773 — 1775 елларда патша изүчеләренә каршы крестьяннар сугышы башлана. Аңа Емельян Пугачёв, Салапват Юлаев һәм Кинйә Арслановлар җитәкчелек итә.
Архив материалларында карательләр командиры подполковник Иван Михельсонның 1774 елның 25 апрелендә генерал-поручик Ф.Ф. Шербатовка язган рапорты саклана. „Шушы айның 18ендә минем тарафтан оештырылган майор Тютчев отряды Тимкә авылыннан төньякта 20 чакрым ераклыкта мари авылы Ямурза белән (Яңа Ямурза) Нөркә арасында Балыкчы волостеннән (Аскын районы) старшина Сөләйман Иткустин җитәкчелегендә меңнән артык төрле диндәге типтәрләр, башкортлар, баш күтәрүчеләр белән очраша. Һөҗүмгә явызлар беренче булып ташланганнар. Ләкин бу өермә тулысы белән тар-мар ителгән. Ике йөздән артык явыз үтерелә һәм Сөләйман Иткустин да алар арасында булган. 56 кеше әсирлеккә алына. Кайберләрен асарга боердым”, — диелә рапортта. Бу канлы сугыш безнең басуларда, болыннарда булган, анда авылдашларыбызның да каны түгелгән.
Хәнәфи ВӘЛИЕВ.
Дәвамы бар.