БӘЙРӘМНӘРДӘ ЯЛ ИТӘБЕЗ

1 Июнь, 2017 - 16:20

РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 12 июнь — Русия көне, БР Хөкүмәтенең 2016 елның 18 октябрендәге 444нче карары нигезендә, 25 июнь — Ураза бәйрәме, эшләми торган көннәр санала. 25 июнь якшәмбегә туры килә һәм ял бәйрәмнән соң киләсе көнгә күчерелә.

9нчы һәм 23 июньдә — җомга көннәрендә эш вакыты кыскартылмый.

Шулай итеп, атнасына биш көн эшләүчеләр 10,11,12 һәм 24,25,26 июнь көннәрендә ял итәчәк.