1 Июнь, 2017 - 16:19

Мәдәниятне һәм рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Балтач мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе, VIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша) музее мөдире ШӘЙХӘЙДӘРОВ Рәфис Муллаатдар улына „Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Аны шул уңайдан ихлас тәбриклибез, арытабангы хезмәтендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.